Татарстан укучылары Мәскәүгә Кремль чыршысына бара
(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ"). 25 декабрьдә Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда узачак гомумроссия Яңа ел чыршысына Татарстаннан 105 бала барачак. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Илнең төп чыршы бәйрәменә фән олимпиадаларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләр, кадетлар һәм башка актив балалар чакырылган. Шулай ук быел Кремль чыршысына суга баткан кешеләрне коткарган өчен бүләкләнгән балалар да киләчәк.
Балаларны «Кыш Бабайга хат» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша көтә, Яңа ел флипбук-студиясе ачылачак, ә Кремль сарае фойесында кызыклы уеннар, конкурслар һәм әкият персонажлары белән очрашу көтелә, дип хәбәр ителә чара сайтында.