Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО»ның төп җитештерү куәтләрен бәяләде
![Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО»ның төп җитештерү куәтләрен бәяләде](https://tatar-inform.tatar/attachments/bde9130cc0a759445385918afeb6ba10369b2b27/store/fill/780/440/f5db7ba6f6aa4e5f42164ac52943a7dab3b9134921b50bfe68ccdac678d3/140.jpg)
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының төп җитештерү куәтләрен карады. Аны предприятие җитәкчелеге вәкилләре озатып йөрде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.
Моннан тыш, республика җитәкчесе «ТАНЕКО»ның 2019 елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. Рөстәм Миңнеханов комплексның иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшыру тантанасында булды.
Гомумән алганда, Татарстан Президенты «Татнефть» компаниясенең «ТАНЕКО» мәйданчыгында нефть эшкәртү һәм энергетика өлкәсендәге эшен югары бәяләде.
«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, үз чиратында, игътибарны предприятиедә иң заманча технологияләр һәм җиһазлар кулланылуына, күп кенә процесслар автоматлаштырылганлыгына юнәлтте.
Комплексның агымдагы эшчәнлеге турында «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Илшат Сәлахов сөйләде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, «Татнефть» компаниясе Директорлар советы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Татарстанда өч яңа нефть ятмасы ачылу турында хәбәр иттеләр.