Фәрит Мөхәммәтшин: Мәгариф системасында җитди аналитик эш алып барырга кирәк
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Мәгариф системасында җитди аналитик эш алып барырга кирәк. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашуда әнә шундый фикер белдерде.
«Укучылар һәм укытучылар артык эшли, дип инкарь итү мөмкин түгел, чөнки бу чыннан да шулай. Балалар әти-әниләре белән өйдә дә биремнәрне программа буенча башкаралар. Без укыган вакытта мондый хәл булмады. Без мәктәп программасын үтәдек», - диде парламент башлыгы.
Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, аерым гаиләләр репетиторлар ялларга мәҗбүр. «Бу — программа буенча укучыга БДИ тапшыра ала торган минималь белем дәрәҗәсен бирмәү аркасында, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. — Шул рәвешле без гаиләләрне тигезсез хәлгә куябыз. Баерак гаилә репетиторны яллый һәм аларның балалары бишлегә укый, ә моны эшли алмый торган гаилә балалары дүртле, өчлегә укый. Бу бит тигезсезлек нигезендә килеп чыга. Бу мине борчый».
Дәүләт Советы Рәисе программа буенча урта гомуми белем бирү мәктәбе укучы югары уку йортына керә алсын өчен һәр фән буенча шундый күләмдә белем бирергә тиеш дип саный. «Без ФГОСларны көтәбез. Әгәр бу стандартлар педагоглар, ата — аналар тарафыннан уңай кабул ителсә, димәк, укучылар өстәмә белем алудан тыш көндәшлеккә сәләтле була һәм югары уку йортларына керә ала торган программа эшләргә кирәк», - дип өстәде ул.