Сургут шәһәре Думасында татар милли-мәдәни мохтарияте активистларын бүләкләделәр
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Сургут шәһәре Думасында татар милли-мәдәни мохтарияте оешуына 20 ел тулу уңаеннан оешма активистларын бүләкләделәр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сургут шәһәре Думасында татар милли-мәдәни мохтарияте оешуына 20 ел тулу уңаеннан чара узды.
Анда милли мәдәниятне үстерүгә керткән өлешләре, социаль сәясәттә күрсәткән хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Сургут шәһәре милли — мәдәни автономиясе советы әгъзаларын Дәүләт Думасы рәисе Н.А.Красноярова исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Бүләк алучылар арасында - танылган эшмәкәр Фазыл Әгъләмов һәм татар яшьләре берлеге активистлары Рамил Гатауллин һәм Розалия Сабитова.