Әлмәттә Лэйнаның җырына «Әлмәт ак комлыкта» дигән яңа ел ролигы төшерделәр
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Әлмәттә татар эстрадасында танылып килүче Лэйнаның «Ак барстагы малай» хитына «Әлмәт ак комлыкта» дигән яңа ел ролигы төшерделәр. Видеоклип социаль челтәрләр буенча тиз таралды. «ВКонтакте»да аны 13 меңнән артык кеше караган инде.
Кабатланучы рефрен яңгыраганда шәһәр кадрлары — яңартылган Ленин урамы, реконструкцияләнгән комлык, граффитилы йортлар, «Мирас» бассейны, Яңа елга бизәлгән урамнар һ.б. барлыкка килә.
«Без нефть чыгарабыз һәм сөт савабыз, / Капучино бик җиңел килеп чыга», — дип җырлый кызлар. Алар әлмәтлеләрнең КВН оештырудагы һәм беренче гастрономия фестивален уздырудагы казанышларын билгеләп үтә.
«Бик шәп. Җәйне Әлмәткә бу җыр белән кайтардылар», «Кызлар сөйкемле», «Безнең шәһәр Казанга караганда да матуррак бизәлгән. Якынлашып килүче Яңа ел белән!» — дип язган тамашачылар.
Лэйна шулай ук видеоны бәяләде. «ВКонтакте»да үз битендә ул: «Әлмәт!!! Бу бик күңелле видео! Миңа бик ошады! Сездә чараларда чыгыш ясаганда ук шәһәрегезне яраттым ! Җылы кабул итүегез һәм Яңа ел алдыннан шундый искиткеч ролик ясавыгыз өчен рәхмәт! Сез булдырдыгыз», дип язган.