Киләсе елда «Күчмә сырхауханәләр» Татарстанның барлык районнарын йөреп чыгачак
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда «Күчмә сырхауханәләр» Татарстанның барлык районнарына барачак. Бу хакта журналистларга ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.
«Дүрт мобиль сырхауханә республика сәламәтлек саклау тармагының горурлыгына әверелде. Бу проект - Президент химаясендә. Югары технологияле клиникалар хезмәткәрләре график буенча ераграк урнашкан торак пунктларга бара», — дип искәртте министр.
Ул быел табиблар 18 районда булганын әйтте. «17 меңнән артык кеше каралды. 740 кеше дәвалану өчен югары технологияле үзәкләргә озатылды. Бу адреслы эш үлем күрсәткечләрен киметүдә үз нәтиҗәләрен бирер дип ышанабыз. 2020 елда барлык районнар колачланачак», — диде Марат Садыйков.
Тикшерелгән пациенларның 40 процентына өстәмә тикшерүләр узарга киңәш ителгән.