Татарстан Хөкүмәте Мәхмүт Гәрәевның туганнарының кайгысын уртаклаша
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Бүген 96 яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны, армия генералы, профессор, тарих һәм хәрби фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәев вафат булды. Татарстан Хөкүмәте мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Бу турыда Татарстан Президенты Аппаратының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мәхмүт Гәрәев 1941 елның кышында Мәскәүне саклап калган, Ржев янында сугышкан, Европаны азат иткән һәм Ерак Көнчыгышта сугышкан кешеләрнең берсе.
«Аның бар гомере илгә хезмәт итүгә, армиянең хәрби мөмкинлекләрен ныгытуга багышланган иде. Гәрәев төрле хәрби округларда команда һәм штаб вазифаларында хезмәте итте.
Гаҗәеп энергия, куелган максатларга омтылыш, идеалларга тугрылык, үз илеңә мәхәббәт Мәхмүт Гәрәевка Россиядә дә, аннан читтә дә зур абруй һәм тирән ихтирам бирде», диелә некрологта.
Кайгы уртаклашуга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар кушыла.