Казан үзәгендәге биш катлы йорттагы фатирда янгын чыккан
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Казан үзәгендәге биш катлы йорттагы фатирда киенү-чишенү бүлмәсендә янгын чыккан. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген 17.00 сәгать тирәсендә министрлыкка Островский урамындагы биш катлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән.
Ачыкланганча, өч бүлмәле фатирда ремонт барган. Анда өч квадрат метр мәйданда әйберләр янган.
Янгын сүндерүчеләр оператив рәвештә килеп җиткән һәм берничә минутта янгынны сүндергән.
Алар килгәнче үк, йортны югары катларыннан дүрт олы кеше һәм бер бала үзләре урамга чыккан.