Чиләбедә татар телен өйрәнүче балалар өчен Яңа ел бәйрәме узды
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Чиләбедә Муса Җәлил исемендәге мәктәптә туган телләрен өйрәнүче балалар өчен Яңа ел бәйрәме узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Балалар чыршы янында күңелле әйлән-бәйлән уйнап, шигырь сөйләп һәм җырлап телне яхшы белүләрен күрсәтте. Кыш бабай бүләкләр тапшырды.
Татар конгрессыннан бүләкләр белән бергә Кыш бабайга татлы күчтәнәчләр белән күптәнге дуслары һәм партнерлары ярдәм итте.