Казанлылар һәм шәһәр кунаклары Яңа елны ике төп мәйданчыкта каршы алачак
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Казанлылар һәм шәһәр кунаклары Яңа елны бу юлы ике төп мәйданчыкта каршы алачак. Алар - «Казан» Гаилә үзәге янындагы территория һәм «Черек күл» паркы. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Казан» Гаилә үзәге янында бәйрәм чаралары 22.00 сәгатьтә башланып, 1 гыйнварда төнге өчтә төгәлләнәчәк. Концерт программасында Казанның иҗат коллективлары һәм «Халык караокесы» шәһәркүләм бәйгесендә җиңүчеләр катнаша.
Моннан тыш, бирегә килүчеләр өчен күңелле ярышлар оештырылачак. Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Яңа ел уңаеннан видеомөрәҗәгатьләре трансляцияләнәчәк.
«Черек күл» паркында да бәйрәм чарасы 22.00 сәгатьтә - «Карнавальная ночь» фильмын күрсәтү белән башлана (махсус ясалган сәхнәдә зур видеоэкран урнаштырачаклар). 23.45 сәгатьтә Россия һәм Татарстан Президентларының видеомөрәҗәгатьләре трансляцияләнәчәк. Шуннан соң The Weekend кавер-төркеменең чыгышы көтелә.
«Тимераякта шуарга теләүчеләр өчен 3.00 сәгатькә кадәр тимераякларны прокатка бирү пункты эшләячәк, прокат бинасындагы каһвәханәдә исә тамак ялгап алырга һәм җылынып чыгарга мөмкин», - диелә мэрия хәбәрендә. Бәйрәм кунаклары өчен төрле бәйгеләр һәм бүләкләр әзерләнгән.