Нарколог махмырдан котылу чаралары турында сөйләде
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Махмыр вакытында, янә хәмер кулланып, үз хәлеңне яхшыртырга омтылу бик куркыныч. Шул турыда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатр-наркологы Евгений Брюн кисәтте. Бу хакта RT хәбәр итә.
«Бу үлем куркынычы белән бер, искесе эшкәртелеп бетмәгән килеш яңа хәмер куллану ярамый», - ди табиб һәм кеше организмының алкогольне эшкәртүгә өч көннән өч атнага кадәр вакыты китүен искәртте.
Калдык алкоголь интексикация нәтиҗәләренә каршы көрәшү өчен белгеч кефир,кайнар шулпа һәм тозлы кәбестә суы эчәргә тәкъдим итә.
Моннан тыш, янтарь кислотасы булган теләсә нинди препаратлар ярдәм итә ала. Ул, бигрәк тә аскорбин кислотасы белән бергә, алкогольнең таралуын тизләтә. Әмма ашказаны яки эчәклек авырулары булган очракта, бу матдә ярамый, дип ачыклык кертә эксперт.