Әгерҗедә Рәсим Закиров истәлегенә волейбол һәм шашка ярышлары оештырганнар
![Әгерҗедә Рәсим Закиров истәлегенә волейбол һәм шашка ярышлары оештырганнар](https://tatar-inform.tatar/attachments/4998e16071b16e0be7c2aefcc4d98061363973a7/store/crop_and_fill/0/41/720/404/780/440/4a6fb71d848f2fdd8e151efbcdc04a22afe504aa37cc862e8b9948e0087a/0122.jpg)
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Бүген Әгерҗедәге «Олимп» физкультура-сәламәтләндерү комплексында Рәсим Закиров истәлегенә уллары һәм туганнары райондашлар арасында волейбол һәм шашка ярышлары уздыралар.
Кырынды авылында «Чапаев» колхозында хезмәт юлын башлап, гади колхозчыдан рәис вазифасына кадәр күтәрелгән, соңыннан күп еллар Иж-Бубыйда «Ялкын» хуҗалыгын җитәкләгән, биредә авыл башлыгы булып эшләгән Рәсим абыйга 69 яшь тулган булыр иде.
Әлеге чара быел алтынчы тапкыр үтә. Спорт сөючеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев сәламләде. Биредә Әгерҗедән, авыллардан, Ижау, Кече Пургадан 22 шашка уйнау остасы катнаша. Ир-атлар, хатын-кызлар, малайлар һәм кызлар дүрт яшь төркемендә уйныйлар.
Әгерҗедән «Ак Барс страхование», Тирсә, Сарсак-Омга, Кадрәк, Кичкетаң командалары волейбол ярышларында җиңү өчен җан аталар. Расим Закировның уллары Рафил — шашкада, Инсаф һәм Рафилнең улы Марат волейболда катнашалар. Оныклары Камил, Самат Мәрьям, бертуганы Илгизәрнең оныгы Илдан да шашка уйныйлар.