ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Аксубайда лекцияләр башланачак
(Аксубай, 8 гыйнвар, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Зинаида Леонтьева). 10 гыйнварда Аксубайда өченче буын вәкилләре өчен «Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы» буенча лекция курслары башланачак. Очрашу ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Үзәк китапханәнең уку залында «Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы» буенча лекция курсларын ТРның Тарих фәннәре кандидаты Рафыйк Насыйров алып бара. Дәресләргә пенсионерлар йөриячәк. Укытучы төрле темаларны, тарихи эпизодларны ача.
Дәресләр җанлы, кызыклы мохиттә узачак, чөнки лектор сөйләгәннәрне һәр тыңлаучы кичергән һәм аларның вакыйгаларга үз карашы бар.