Татарстан укучылары «Минем Россия» балалар рәсеме конкурсында катнашырга чакырыла
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан укучылары «Экология» темасы буенча «Минем Россия» II Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсында катнашырга чакырыла. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурс өч яшь категориясендә гомуми белем бирү учреждениеләре һәм сәнгать мәктәпләре укучылары арасында уздырыла. Алар — 7 яшьтән 10 яшькәчә, 11 яшьтән 14 яшькә кадәр һәм 15-17 яшьлек укучылар.
«Катнашучыларга туган як табигатен, аның экологик проблемаларын яки аларны юкка чыгарудагы казанышларын ясарга тәкъдим ителә. Балалар үз рәсемнәре белән Россия табигатен, аның уникаль үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын ничек сакларга икәнен әйтергә тиеш», диелгән министрлык хәбәрендә.
Конкурс эшләрен 14 февральгә кадәр кабул итәләр. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Санкт-Петербургта язгы каникуллар вакытында узачак.