Буа мәдрәсәсендә кышкы сессия дәвам итә
(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Буа мәдрәсәсендә 2 гыйнвардан алып 11 гыйнварга кадәр читтән торып укучыларның кышкы сессиясе дәвам итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәкертләр остазларга, бирелгән программаны ни дәрәҗәдә үзләштергәннәрен күрсәтеп, имтиханнар тапшыра. Остазлар, үз чиратында, аларга яңа гыйлем бирү, алган белемнәрен ныгыту максатыннан иртәдән кичкә кадәр дәресләр уздыралар.
“Гыйлем алу – энә белән кое казу” булса да, шәкертләр бирешми, афәрин!