Әлки районы авылларында чүп-чар өчен зур контейнерлар урнаштырылачак
(Әлки, 12 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Быел Әлки районының һәр авылда күләмле чүп-чар өчен зур контейнерлар урнаштырылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Узган ел авылларда көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар алып куелган иде. Күпчелек торак пунктларда әлеге чүп савытлары хәзер инде җитәрлек санда.
Район башлыгы Александр Никошин быелдан һәр авыл җирлегенә зур контейнерлар сатып алып урнаштыру бурычын куйды. Алар күләмле көнкүреш, йорт-җир калдыклары өчен булачак. Мондый контейнерлар зур авылларда ике урынга, кечерәкләрдә бер мәйданга куелачак.
Ә район үзәгендәге һәр учреждение-предприятие үз офисларында чүп-чарны аерып җыя торган — пыяла, пластик, кәгазь һәм катнаш чүпләр өчен контейнерлар сатып алып урнаштырырга тиеш булачак.