Арчада депутатлар Тукайның 135 еллыгына әзерлек турында сөйләште
(Арча, 14 гыйнвар, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре», Ильяс Фәттахов). Бүген Арчада депутатлар Тукайның 135 еллыгына әзерлек турында сөйләште. 2021 елда Г.Тукайның тууына 135 ел тула. Республикада шушы юбилейга әзерлек башланды. Бу турыда район басмасы яза.
Депутатлар районның тарихи, мәдәни, социаль объектларында булды, юбилейга әзерлек уңаеннан башкарылырга тиешле чаралар турында фикер алышты.
Арча районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советының комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин, Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримов булды. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев озатып йөрде.