Фазлыева ЗАГС идарәсенә ведомствоара бәйләнешне җайга салырга кушты
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казанда йомгаклау коллегиясендә катнашучыларны «Демография» илкүләм проекты бурычларын бергәләп гамәлгә ашыру өчен республика министрлыклары, ведомстволары һәм иҗтимагый оешмалары арасында ведомствоара хезмәттәшлекне җайга салырга чакырды.
«2009 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең эш нәтиҗәләре турындагы фильмда яңгыраган «Киңәшләшеп, мәхәббәтле булып яшәгез» лозунгын социаль мәсьәләләрне һәм бурычларны хәл итү өчен, республика дәүләт хакимияте органнарының ведомствоара хезмәттәшлегендә кулланырга кирәк», - диде ул.
Ләйлә Фазлыева Татарстан Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләренә 2020 елда гражданлык хәле актларын теркәү язмаларын цифрлаштыру эшен дәвам итәргә кушты. Никахларны теркәү актларының иң аз күрсәткечләре буган муниципаль районнарга тискәре динамиканың сәбәпләрен анализларга һәм хәлиткеч гамәлләргә керешергә, ә социаль блокның барлык ведомстволарына үзара бәйләнешне эшләргә тәкъдим ителде. Туучылар санын арттыру буенча төп бурычны хәл итү өчен республикада зур һәм нык гаиләләрнең уңай мисалларын актив күрсәтергә кирәк.
«Һәр муниципаль районда «Ана даны» медале белән бүләкләнгән хатын-кызлар бар. Уңай мисал күрсәтү өчен, без алар турында сөйләргә тиеш», - диде Фазлыева.
Бүген министрлыкларда һәм ведомстволарда иҗтимагый советлар булдырылган, республикада күп кенә иҗтимагый оешмалар эшли, алар белән, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру һәм никах институтын саклау мәсьәләләрен хәл итеп, активрак эшләргә кирәк. ЗАГС органнары хезмәткәрләренә коммерцияле булмаган оешмалар белән хезмәттәшлекне җайга салырга кирәк, дип саный спикер.