Рөстәм Миңнеханов Газинур Бакировны Тышкы элемтәләр буенча ярдәмче итеп билгеләде
![Рөстәм Миңнеханов Газинур Бакировны Тышкы элемтәләр буенча ярдәмче итеп билгеләде](https://tatar-inform.tatar/attachments/c411106327feaca7120cddc1665a9882d4fd8662/store/fill/780/440/abd371e2c49f5048c8009dc2a7fe0698f3522b6f83f10c6bb6289edff949/040.jpg)
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тышкы элемтәләр буенча яңа ярдәмчене билгеләү турындагы указга кул куйды. Ул - элек ТР Президенты Аппаратының тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары вазифасын башкарган Газинур Бакиров. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Газинур Бакировны Тышкы элемтәләр буенча ТР Президенты ярдәмчесе итеп билгеләү турында указ имзаланды», - диде ул.
Бу вазифаны башкарган Радик Гыйматдинов элегрәк Төркия Республикасында «Россия экспорт үзәге» вәкиле итеп билгеләнде.
- Газинур Бакиров - Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясен тәмамлаган, «Кадрлар резервы»ның активисты. 2016 елда ул «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре»III республика конкурсында җиңүче дип табылды.