Татарстан районнарында күп балалы гаиләләр шәһәрдәгегә караганда күбрәк
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Икенче һәм аннан соңгы балалар туу халык санын тотрыкландыруның мөһим факторы булып тора. 2019 ел нәтиҗәләре буенча нәкъ менә шундый балалар Татарстанда туучыларның гомуми санының 60 проценттан артыгын тәшкил иткән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
«Шул ук вакытта борчулы симптом - беренче балалар санының өзлексез кимүе. 2013 елда алар 26 мең 400 булса, узган ел нәтиҗәләре буенча — 16 мең 833 яисә яңа туган балаларның 39 проценты гына булып теркәлгән. Шул ук вакытта республиканың муниципаль районнарында күп балалы гаиләләрнең өлеше шәһәр округларына караганда шактый югары», — диде ул.
Кайбыч районында яңа туган балаларның гомуми күләмендә өченче һәм аннан соңгы балалар — 44 процент, Мөслим районында — 41 процент, Әтнә һәм Тукай районында 40 процент тәшкил иткән. 2019 елда Татарстанда барлыгы 43 мең 180 бала дөньяга килде.