Казанга килүче автобуста кыз балага бәйләнгән кешенең фотороботы чыкты
![Казанга килүче автобуста кыз балага бәйләнгән кешенең фотороботы чыкты](https://tatar-inform.tatar/attachments/2d4f02beaf21c4c83d299a4d6b0a276a46de214e/store/fill/780/440/d40de75a72ad16bc4d2a298387675886556c1db1104f90b43e39edae4f68/0112.jpg)
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның Салмачы бистәсенә баручы автобуста тугыз яшьлек кызга бәйләнгән ир-ат фотороботы пәйда булды. Бу хакта «Татар-информ» чыганагы хәбәр итте.
Ир-атка 35 яшь тирәсе, ул коңгырт күзле, кучкыл тәнле, буе 185 сантиметр тирәсе, уртача тазалыкта. Ул капюшонлы кара куртка кигән, зәңгәр джинсыдан булган, кырынмаган, уң кул чугында миңе бар.