Март аеннан Дәүләт хезмәтләре һәм хакимият органнары порталына керү бушлай булачак
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Ларионова ). Дәүләт хезмәтләре порталына һәм бөтен Россия буенча барлык федераль һәм региональ хакимият органнары сайтларына керү бу елның мартыннан бушлай булачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Мондый карар сишәмбе көнне РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры вазифаларын башкаручы Константин Носков уздырган киңәшмәдә кабул ителде», — дип хәбәр итте Новиков.
Операторлар бу сайтларга күчкәндә трафик өчен түләү алмаячак. Өстәвенә, аларга баланс нуль булганда да керергә мөмкин булачак.
Әлеге инициативаны гамәлгә ашыруның техник мөмкинлекләре потенциалы бар, дип сөйләделәр «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында. Шул ук вакытта министрлыкта бушлай керү мөмкинлеге булган үз ресурслары исемлеге формалаштырыла, дип белдерделәр.
Бу чаралар РФ Федераль Җыенына Юлламасында РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән «Уңайлы Интернет» проектын тормышка ашыру буенча беренче адым булачак.