Алексей Песошин Татарстанда үлем күрсәткече күпкә кимегәнен әйтте
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Демографик вазгыятьтә тискәре фаразларга карамастан, узган ел нәтиҗәләре буенча, гомуми үлемнең 5,2 процентка кимүе күзәтелә. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында әйтте. «Мондый күрсәткеч республикада 1992 елдан бирле беренче тапкыр теркәлә», — диде.
Хөкүмәт башлыгы уртача гомер озынлыгы 1,5 яшькә артканын, 74,3 яшь булуын, ләкин яңа туган балалар үлеме, сулыш, ашкайнату органнары авыруларыннан, алкогольдән агуланып үлү очраклары артканын билгеләп узды. Алексей Песошин Сәламәтлек саклау министрлыгы демографик вазгыятьне яхшырту буенча төп рольне уйнарга тиешлеген искәртте.
«Илкүләм проектларның беренче елы узды. «Сәламәтлек саклау» проектының күрсәткечләре вакытында һәм сыйфатлы үтәлде. Быел да конкурс процедураларын уздыру, акчаны максатчан үзләштерүне катгый контрольдә тотуны сорыйм», — диде Алексей Песошин.
Ул халыкның медицина ярдәме вакытында һәм сыйфатлы күрсәтелүенә өстенлек биргәнен искәртте. «Тармакка кертелгән акчага карамастан, 2019 елда халык арасында тискәре факторлар — медицина хезмәте сыйфаты, чиратны озак көтү, табиб, шәфкать туташлары, регистратура мөнәсәбәте күзәтелде», — диде.
Премьер-министр фикеренчә, бу факторларны юкка чыгару өчен, финанс чыгымнары да кирәкми, моны оештыру чаралары нәтиҗәсендә хәл итеп була. «Медицина оешмалары җитәкчеләрен персонал белән эшне көчәйтүен сорыйм. Сүздән эшкә күчәр вакыт», — диде Хөкүмәт рәисе.
Алексей Песошин ел саен дәвалау учреждениеләре инфраструктурасы яңартылганын, 207 сырхауханә төзекләндерелгәнен искәртте. Ул, шулай ук, диспансеризацияне уңайлы, үтемле итеп оештыруны катгый контрольдә тотуны сорады.