Кукмара авылларыннан йөздән артык өлкән буын кешесе диспансеризация узган
(Кукмара, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмара авылларыннан 116 өлкән буын кешесе диспансеризация узган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында районда 2019 елның 2 сентябреннән 65 яшьтән узган өлкәннәрне диспансеризация, профилактик тикшерүләр уздыру өчен медицина учреждениеләренә алып бару башланган иде.
Быел диспансерлаштыруга 116 пенсионер китерелгән. Гыйнвар аенда — 152, ә беренче кварталда 452 пенсионерны медицина учреждениеләренә илтү планлаштырыла.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 ел башыннан «Демография» илкүләм проекты старт алды.
Аның өстенлекле бурычларының берсе — пенсия һәм пенсия алды яшендәге халыкның тормыш сыйфатын һәм гомер озынлыгын яхшырту, аның концепциясе «Өлкән буын» федераль программасында нигезендә тормышка ашырыла.
--