Фәррахов: Студентлар өчен куллану кәрзинен булдыру — кирәксез бюрократия
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Казанцев). Студентлар һәм мәктәп укучылары өчен куллану кәрзинен булдыру өстәмә бюрократиягә китерәчәк. Мондый фикерне «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшүдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әйтте.
«Студентны һәм хезмәткә сәләтле кешене тукландыру рационы нигездә аерылмый. Шуңа күрә, бүгенге кебек өч категорияне калдырсак, бу җитәрлек булачак. Алар — балалар, эшкә сәләтле кешеләр һәм пенсионерлар. Ә монда студентларны да кертсәк, бу билгеле бер гаделсезлек тудыра», — диде агентлык әңгәмәдәше.
Фаррахов фикеренчә, студентлар өчен аерым куллану кәрзинен кертү өстәмә кирәксез бюрократия булдырачак, чөнки «студентлар — хезмәткә сәләтле кешеләр».
Элегрәк РФ Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяковка хатта депутат Виктор Зубарев студентлар һәм укучылар өчен яңа куллану кәрзинен кертергә тәкъдим итүе билгеле булды. Депутат фикеренчә, аңа ачы шоколад, чикләвек, кипкән җиләк-җимеш һәм орлыклар, яшел тәмләткечләр, бөртекле яки вакланган кофе һәм яшел чәй керергә тиеш.