Татарстан «Пулково» аэропортының җиденче дәрәҗә «һава иреге» алу тәҗрибәсен өйрәнә
![Татарстан «Пулково» аэропортының җиденче дәрәҗә «һава иреге» алу тәҗрибәсен өйрәнә](https://tatar-inform.tatar/attachments/59bde92dedd77d650e89ec5838b80e7b691ecad9/store/crop_and_fill/0/83/1600/899/780/440/e681e2367075101914dff914b81e306ed5c4c97bb27c0c6d5770ea868342/0148.jpg)
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Санкт-Петербургның «Пулково» аэропортына җиденче дәрәҗә «һава иреге» хокукын алу тәҗрибәсен өйрәнә. Бу хакта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин коллегия утырышында хәбәр итте.
Һава иреге — кагыйдә буларак, дәүләтләр арасында һава элемтәсе турындагы килешүләр нигезендә авиатранспорт предприятиеләренә пассажирлар, йөк һәм почта ташуны гамәлгә ашыру хокукы бирә. Әлеге режим шулай ук чит ил авиакомпанияләренә үзе теркәлгән илдә генә түгел, ә теләсә кайсы дәүләттәге илгә очарга мөмкинлек ача, дип сөйләде ул.
«Уңай нәтиҗә булган очракта һәм Россия Транспорт министрлыгы ярдәме белән әлеге проектны Казанда гамәлгә ашыруга өметләнәбез. Бу чит илләрдән өстәмә туристлар агымын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук республика халкына якын һәм ерак чит илләргә сәфәрләр өчен яңа мөмкинлекләр ачачак», — диде Ленар Сафин.
Узган ел «Казан» халыкара аэропорты Россиядә беренчеләрдән булып электрон талон куллану хезмәтен гамәлгә кертте.