Татарстанда юеш кар һәм юлларда бозлавык көтелә
![Татарстанда юеш кар һәм юлларда бозлавык көтелә](https://tatar-inform.tatar/attachments/d68a94ffa91259caaf0a3b9d7f149a8e1931bf80/store/fill/780/440/c3b8940af0301bd6f4f5476cba2d9a6a02f3d86c5aab22a35e1968644359/MZH_3731.jpg)
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген, 25 гыйнварда һава шартлары начарланачак. Юеш кар явуы көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык, буран. Җил тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәячәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төнлә һава температурасы -6…-11 градус, көндез -1…-6 градус булачак.
Якшәмбе, 26 гыйнварда аязучан болытлы һава булачак. Кайбер районнарда буран, көчле җил көтелә. Төнлә -4…-9 градус, көндез -2…-7 градус булачак.
27 гыйнварда һава температурасы төнлә -7…-12 градус, аязганда -17 градус, төнлә -4…-9 градус булачак.
Синоптиклар фаразларынча, 28 һәм 29 гыйнварда бераз кар явуы ихтимал. Төнлә һава температурасы -12…-17 градус, аязганда -18…-23 градус. Көндез -8…-13 градус, көнчыгыш районнарда -18 градус булуы көтелә. Температура акрынлап күпьеллык теркәлгән нормага якыная.