Казаннан Кытайның Санья шәһәренә туристлар озату вакытлыча туктатылган
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). 27 гыйнвардан Казаннан Кытайның Хайнань утравында урнашкан Санья шәһәренә туры авиарейс белән туристлар озату вакытлыча туктатылган. Бу хакта Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Казан – Санья рейсының (Tez Tour туроператоры) заказчысы карары белән 2020 елның 27 гыйнварыннан туристларны Кытай Халык Республикасына җибәрү вакытлыча туктатылды. Хәзерге вакытта бары тик очышлар расписаниесе нигезендә планлы режимда аерым туристларга гына хезмәт күрсәтелә», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.
Санья шәһәре аэропортыннан Татарстан башкаласына соңгы рейс 4 февральгә билгеләнгән. Сатып алынган турларга кагылышлы сораулар туса, кайнар элемтә телефонына - 8 (800) 700-78-78 – шалтыратырга яки агентлыкка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Моңа кадәр Казан мэры Илсур Метшин коронавируска бәйле вәзгыятьне контрольдә тотарга чакырган иде.