Татарстанда 2019 елда теркәлгән җинаятьчелек дәрәҗәсе Россия буенча иң түбәне булды
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Саляхова). Татарстанда 2019 елда Россия буенча җинаятьчелекнең иң түбән дәрәҗәсе теркәлгән. Бу хакта бүген ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин хәбәр итте.
«2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда җинаятьчелек дәрәҗәсе 100 мең кешегә исәпләгәндә 1278 җинаять тәшкил итте. Бу ил буенча уртача күрсәткечтән шактый түбәнрәк. Россиядә — 1379», — дип ачыклык кертте Хохорин.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада хокук саклау органнары эше нәтиҗәсендә тотрыклылыкны саклап калу һәм кеше үтерү, сәламәтлеккә аңлы рәвештә зыян китерү белән бәйле җинаятьләр санын киметү мөмкин булды.
Ведомство башлыгы искәртеп узганча, 2019 елда Түбән Камада резонанслы икеләтә үтереш очрагын ачарга, Чаллы эшкуарын үтерүгә заказ бирүчене табарга һәм 2009 елда банктан 11 млн сум урлауда шикләнелгән «Райффайзенбанк» кассиры Роза Әгъләмҗанованы тоткарларга мөмкин булган.