Казанда өлкән яшьтәге ханымның үлеменә китергән юл һәлакәтенең шаһитларын эзлиләр
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук ). Тикшерүчеләр Казанда өлкән яшьтәге ханымга юл-транспорт һәлакаәте нәтиҗәсендә булган үлем очрагының шаһитларын эзли. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итте.
Авария 9 декабрьдә Адоратский урамында булган. 35 яшьлек «Рено» машинасын йөртүче җәяүлеләр кичүеннән чыгып баручы 69 яшьлек хатын-кызны үткәрмичә, бәрдергән. Зыян күрүчене хастаханәгә илтәләр, анда ул 4 көннән соң, аңына килмичә үлә.
Хәзер тикшерүчеләр фаҗиганең барлык сәбәпләрен өйрәнә һәм юл-транспорт һәлакәтенә шаһит булучыларны хокук сакчыларына мөрәҗәгать итүләрен сорый.