Татарстанда юл һәлакәтендә имгәнгән йөртүче хастаханәдә үлгән
![Татарстанда юл һәлакәтендә имгәнгән йөртүче хастаханәдә үлгән](https://tatar-inform.tatar/attachments/965a910e44cbedba5c29c64e540d949f2837bf6f/store/crop_and_fill/0/0/674/379/780/440/eab7c8c92f73b87620829f49f0b7713d6237d26ac467fbf493c06bab091c/293.jpg)
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда фура белән «Шкода» бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң, җиңел машина йөртүчесен аңсыз килеш хастаханәгә алып киткәннәр, соңрак ул шунда үлгән. Бу хакта авария шаһитлары хәбәр итә.
Бүген республиканың Чүпрәле районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Яңа Үби бистәсеннән ерак түгел юлда «Мерседес» йөк машинасы белән «Шкода» җиңел машинасы бәрелешкән.
«Авариядә чит ил машинасы йөртүчесе каты имгәнгән. Аны аңсыз килеш хастаханәгә илткәннәр», — дип сөйләде авария шаһитлары.
Табиблар йөртүчене коткарып ала алмаган, ул хастаханәдә үлгән.