Рөстәм Миңнеханов «ПОЗиС» җитәкчелегенә хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга кушты
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ПОЗиС» АҖ җитәкчелеге белән очрашты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында куелган бурычлар турында искә төшерде.
«Безгә нинди резервлар барлыгын һәм «ПОЗиС» кебек зур сәнәгать предприятиеләрендә җитештерү күләмен ничек үстерә алуыбызны төгәл аңларга кирәк», — диде Татарстан Президенты.
Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм инвестиция проектларында катнашу мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов.
«ПОЗиС» генераль директоры Радик Хәсәнов предприятиенең узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре, киләчәккә планнары һәм якындагы биш елга перспективасы турында сөйләде.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, Премьер-министр урынбасары — Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн катнашты. Чара ТР Президентының Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләре топ-менеджменты белән очрашулары кысаларында узды.