«Ак Барс» хоккейчылары бер гол да керттермичә «Динамо»ны җиңүгә иреште
![«Ак Барс» хоккейчылары бер гол да керттермичә «Динамо»ны җиңүгә иреште](https://tatar-inform.tatar/attachments/ffafc6326ccf80033a2357b2640f15a8295fc0c3/store/crop_and_fill/8/44/1162/653/780/440/9abfbcfdc27ad5228185e6b185e26d13747f1804bf47ebbd49d18e10faca/337.jpg)
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккей командасы Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Риганың «Динамо» командасын кабул итте. Уен Казан хоккейчылары файдасына тәмамланды. Матч исәбе — 2:0.
Беренче период. Унөченче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов гол кертте (1:0).
Икенче периодта алка кертүчеләр булмады.
Өченче период. Җиденче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Данис Зарипов алка кертте (2:0).
Командалар составы:
«Ак Барс»:
Рейдеборн (Билалов);
Азеведо — Кормье — Петров, Виртанен — Яруллин;
Галиев — Воронков — Зарипов, Юдин — Рукавишников;
Э. Галимов — Глухов — Лукоянов, Фазылҗанов — Викстранд;
Дыняк — А. Галимов — Фисенко (Санников), Аверин.
«Динамо»:
Салак (Макаров);
Дарзиньш — Шваненбергс — Редлихс, Сотниекс — Берглунд;
Слепец — Протапович — Эштон, Дялога — Мамчицс;
Гиллис — Джериньш — Мейя, Балинскис — Маршал, ;
Лейниекс — Батня — Павлов, (Липсбергс), Алишаускас.
«Ак Барс» киләсе уенын Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» Подольск шәһәренең «Витязь» командасын кабул итәчәк. Матч 3 февраль көнне 19:30 сәгатьтә башлана.