ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Владивостокка килеп җитте
![ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Владивостокка килеп җитте](https://tatar-inform.tatar/attachments/8e2bd99f15f05f1b286041d7b7dd48f6eca5c061/store/crop_and_fill/29/0/587/330/780/440/861d1bf7e704f9e48b289028e778a9fed07ed0674aa7abe65eb158e386f0/ff.jpg)
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Владивостокка килеп җитте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасына старт Байкал татарлары белән очрашу вакытында бирелде. Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразив та катнаша. Флаг барлык федераль округларда да йөреп чыгачак.