Миңнеханов һәм Греф Казан метрополитены эшчәнлеге белән танышты
![Миңнеханов һәм Греф Казан метрополитены эшчәнлеге белән танышты](https://tatar-inform.tatar/attachments/02616c3162c38ffd2530ecf9e767eacc35b2c243/store/fill/780/440/2c9094edc2a0a03fa4cb9d2eecb64e647a595bafa3433ee08db33fad0266/0163.jpg)
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Сбербанк» ГАҖ Идарәсе рәисе Герман Греф Казан метрополитенында йөрү өчен акчасыз түләү системасы мисалында «Акчасыз түләүле транспорт» проекты белән таныштылар.
«Рөстәм Миңнеханов, Герман Греф, „Метроэлектротранс“ МУП вәкилләре һәм башкалар бүген Казан метросында („Дубравная“ метро станциясе — „Сукно бистәсе“ метро станциясе) булдылар», — диелә хәбәрдә.
Кунаклар жетоннар сату аппаратларын, турникет аша банк картасы ярдәмендә юл өчен түләүне, шулай ук метрополитенга картасыз узарга мөмкинлек бирүче махсус биометрик турникетны сынап карадылар. Шуннан соң кунаклар автобуста кондукторсыз түләү системасын сынап карады, анда валидаторлар һәм машина йөртүче өчен борт компьютеры урнаштырылган.