Греф Казанда ИТ-мәктәп ачылышында коронавирусның дөнья икътисады өчен зыянын бәяләде
![Греф Казанда ИТ-мәктәп ачылышында коронавирусның дөнья икътисады өчен зыянын бәяләде](https://tatar-inform.tatar/attachments/fd2b852c4bf81adf4c1a944bc739c8f7a6316956/store/fill/780/440/5be123dd46c2fb1eedb8e19380fb8441d25a66582be1ae5155c6f51c8221/0155.jpg)
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Яңа коронавирус дөнья икътисадына шактый йогынты ясарга мөмкин, дип белдерде бүген Казанда ачылган «Школа 21» мәйданчыгында Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф.
«Әгәр дә [коронавирус кабынып китү] озак вакыт дәвам итә икән, бу дөнья икътисадына һәм шул исәптән безнең икътисадка зур йогынты ясарга мөмкин дип куркам», — диде Герман Греф.
Саклык банкы идарәсе рәисе Казанга Саклык банкының «Казан Экспо» мәйданчыгында ел саен үткәрелә торган бизнес-конференциясендә һәм программистлар өчен «Школа 21»не ачу өчен килде.