Казанның парк һәм скверларында металл лалә чәчәкләре барлыкка килергә мөмкин
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). КДЭУ ишегалдында урнашкан өч метрлы җайланма кояштан корылма алып, кәрәзле телефоннарны кора. Студентлар эшләнмәсе Wi-Fi тарату өчен роутер буларак хезмәт итә ала. «Лалә» арт-объектын КДЭУ хезмәткәрләре якын арада Казан мэры Илсур Метшинга тәкъдим итәргә ниятли.
«Безнең студентлар «Магистрант» яшьләр грантын отты, проект 2018 елда тормышка ашырылды. Бу - лалә таҗлары рәвешендәге җил генераторы. Таҗларда дүрт сыгылмалы кояш батареясы урнаштырылган. Экранда яңартыла торган һәм яңартылмый торган энергия чыганаклары буенча видеороликлар һәм мәгълүмат трансляцияләнә. Җайланмада телефон зарядкасы өчен USB бар. Система автоном эшли, аңа электр сузарга кирәкми»,-дип сөйләде «Татар-информ»га КДЭУның югары уку йортына кадәрге белем бирү үзәге директоры, «Сәнәгать электроникасы һәм яктылык техникасы» кафедрасы доценты Радик Зәйнуллин.
Әлеге экологик проект 2018 елның ноябрендә тормышка ашырылды. Мондый «үсемлек»нең 1000 Втка кадәр егәрлеге бар, бу мобиль җайланма корылмасы өчен җитәрлек. Аның идеясен КДЭУның компетенция һәм технологияләр үзәге булдырган. Башта лалә чәчәге кешеләр күп җыелган урыннарда «үсәчәк» дип ниятләнгән булсалар, тик соңрак уйлап табучылар лалә студентлар ишегалдын бизәячәк дигән карарга килгән.
«Лалә энергия саклаучы технологияләрне популярлаштыру максатыннан урнаштырылды. Мондый арт-объектны паркларда һәм скверларда куярга мөмкин булыр иде», — диде Зәйнуллин.
КДЭУ хезмәткәрләре тиздән арт-объектны шәһәр башлыгы Илсур Метшинга тәкъдим итәргә ниятли. Алар фикеренчә, «акыллы лаләләр» республика районнарында парк һәм скверларның үзенчәлекле бизәге булырга мөмкин. Моннан тыш, аларны җәмәгать транспорты тукталышларында да урнаштырырга була, кешеләр автобусларны көткәндә телефоннарын корып, файдалы мәгълүмат ала алачак.