Кукмарада ятимнәргә фатир ачкычлары тапшырылды
![Кукмарада ятимнәргә фатир ачкычлары тапшырылды](https://tatar-inform.tatar/attachments/e15614211ddd4d7b69a433f9d2d990832d4f71b0/store/fill/780/440/b3af3e573aae88e8370637991df2a439d6b181d111c7c8ba2468b329c9db/697.jpg)
(Кукмара, 12 февраль, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмараның Гафиатуллин урамында сафка баскан 21 фатирлы йорттан биш ятим балага берәр бүлмәле фатирлар бирелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Бүгенге көндә 68 ятим бала торакка чиратта тора. Шуларның бишесе „Ятим балаларны торак белән тәэмин итү“ программасы буенча яңа йорттан яңа фатирлы булды», — ди район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Нурзидә Гаптелганиева.
Яңа фатирга ия булган егет-кызларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Әхмәтшина котлады, фатирларның үз хуҗаларына бары тик бәхет, сөенеч кенә китерүен теләде һәм бүләкләр тапшырды.