Арчага кара каргалар кайткан
![Арчага кара каргалар кайткан](https://tatar-inform.tatar/attachments/a60bb9de472ab57c56845f3d17c62fe07ed077cb/store/fill/780/440/0bfe629d3f0a22f2e6e5becc87507843cd23989e641f872bc3277e516289/a73b903c6ad4868edd04fa11c847a4d8.jpg)
(Арча, 13 февраль, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре»). Арча районына яз хәбәрчесе — кара каргалар кайткан. Бу хакта район газетасы сайтында хәбәр ителә.
Бер сыерчык яз ясыймы, диләр. Яз хәбәрчесе — кара карганы күргәч ничектер сәер булып китте. Әле бит февраль уртасы да җитмәгән. 8 февральдә «хут» суыклары башланырга, аннан соң 40 көн кыш булырга тиеш иде…