Рөстәм Миңнеханов «Аммоний» җитәкчелеге белән үсеш юнәлешләре турында фикер алышты
![Рөстәм Миңнеханов «Аммоний» җитәкчелеге белән үсеш юнәлешләре турында фикер алышты](https://tatar-inform.tatar/attachments/c2e1dffea69f980c3331e0d02b72f5637efa45f0/store/fill/780/440/78cdc3502ae8f01abd22e790f64b162951fa3b575cbbbecec710c1821ea5/0141.jpg)
(Казан, 14 февраль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында «Аммоний» АҖ җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
«„Аммоний" АҖнең үсеш юнәлешләре турында фикер алышынды», — диелә хәбәрдә.
«Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров узган елда предприятиенең икътисади һәм җитештерү күрсәткечләре буенча мәгълүмат бирде һәм 2020 елга планнар турында сөйләде.