Миңнеханов Казан синтетик каучук заводы җитәкчелеге белән очрашты
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан синтетик каучук заводы» ААҖ җитәкчелеге белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда предприятиене алга таба үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Предприятиедә агымдагы вазгыять, шулай ук „Казан синтетик каучук заводы“ ААҖнең 2019 елда эшчәнлек нәтиҗәләре турында генераль директор Алексей Контуров сөйләде», — диелә хәбәрдә.
Узган ел «Сәнәгать технологияләре» АҖ Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «Казан синтетик каучук заводы» ААҖ эшчәнлеген яңарту проектын гамәлгә ашыра башлады.
«Синтез» АҖ һәм «Казан синтетик каучук заводы» ААҖ конкурс идарәчесе үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеде, ул әлеге предприятиенең җитештерү эшчәнлеген яңадан башлап җибәрергә мөмкинлек бирде.