Татарстанда җылы һава торышы һәм юеш кар яву көтелә
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 февральдә, Татарстанда җылы һәм чагыштырмача дымлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә республика территориясендә, ә көндез урыны белән юеш кар явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә – синоптиклар фаразлары буенча, төбәккә нәкъ менә көньяк-көнбатыштан антициклон киләчәк.
Моннан тыш, кайбер урыннарда томан төшәчәк, көчле бозлавык барлыкка килә, бу хакта элегрәк метеорологларга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Республика буенча төнлә һава температурасы -2 дән +1 градуска кадәр, көндезге сәгатьләрдә 0 дән +3 градуска кадәр фаразлана.
Бу атнада Татарстанда апрель аендагы кебек һава торышы булу ихтималы турында КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.