Россиядә Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы оештырылачак
(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Россиядә «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия) коммерцияле булмаган оешмасы барлыкка киләчәк. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Агенлыкны Россия Хөкүмәте һәм Стратегик инициативалар агентлыгы гамәлгә куя. Тиешле документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырылган.