Чаллыдагы автостоянкада, будкада янгын чыгып, каравылчы зыян күргән
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Чаллыдагы автостоянкада, будкада янгын чыгып, каравылчы зыян күргән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә иртән Тынычлык проспектындагы «Виктория» автостоянкасында каравылчы будкасында янгын чыккан. Янгынның мәйданы бер ярым квадрат метр тәшкил иткән.
Беренче һәм икенче дәрәҗә термик пешү җәрәхәтләре алган 64 яшьлек каравылчыны Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.
Янгын электр җиһазын файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.