Чаллыда чит ил автомобиле җәяүлеләр кичүендә ир-атны бәрдергән һәм әйләнеп капланган
(Чаллы, 24 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда чит ил автомобиле җәяүлеләр кичүендә ир-атны бәрдергән һәм әйләнеп капланган. Бу хакта җирле автоинспекция хәбәр итә.
Юл һәлакәте төнлә Сөембикә проспектында булган. 44 яшьлек ир-ат Татарстан урамы ягыннан Автозавод проспектына таба барганда, аны җәяүлеләр кичүендә 45 яшьлек ир-ат идарә иткән «Шевроле Лачетти» автомобиле бәрдергән.
Нәтиҗәдә, машина әйләнеп капланган, җәяүле исә табиблар килгәнче үк җан биргән.