Түбән Камада трамвайларга 2020 елдагы истәлекле дата логотиплары ябыштырылды
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада барлык трамвайлар республикада 2020 елдагы истәлекле дата логотиплары быштырдылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Түбән Кама трамвай системасының барлык пассажир вагоннары Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә аерым маркировка алды.
Моннан тыш, якын арада маршрутлар буенча юбилейларга багышланган ике махсус тематик вагон йөри башлаячак.