Казан хосписы Татарстан районнарында беренче паллиатив кабинетлар ача
![Казан хосписы Татарстан районнарында беренче паллиатив кабинетлар ача](https://tatar-inform.tatar/attachments/89f2a544844989b0c18571883620881aa899db46/store/crop_and_fill/0/55/1170/657/780/440/2701c6576fbe46864fa03ec9085bc6ae56c2da0825e87f12d7132f2cfbf8/359.jpg)
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Казан хосписы Татарстанның Саба һәм Кукмара районнарында күчмә хезмәт белән паллиатив медицина ярдәменең ике кабинетын ачуга Россия Президенты грантын отты. Бу хакта хосписның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Район үзәк хастаханәләре базасындагы кабинетлар барлык кирәкле җиһазлар, тәрбия һәм гигиена чаралары белән тулысынча җиһазландырылачак. Күчмә паллиатив хезмәт эшли башлый. Ул авыл халкына, ялгыз картларга һәм соңгы онкология авыруы белән авыручыларга ярдәм итәчәк. Кабинет табибы пациентларны авыртуны баса торган препаратларга рецептлар белән тәэмин итәчәк, шулай ук паллиатив пациентны өйдә карау уңаеннан туганнарына консультация бирәчәк.
«Әйдәгез, табибның өч терапевтик һәм бер паллиатив пациенты булуын күз алдына китерик, аларның өйләренә барырга кирәк. Терапевт элеккеге принцип буенча паллиатив пациентка иң соңгы булып барачак. Чөнки аңа башта дәваларга мөмкин булган кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Без бу хәлне үзгәртергә телибез», — дип шәрехләде Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов.
Аның сүзләренчә, Саба һәм Кукмара районнары сынап карау өчен сайлап алынган. Бүгенге көндә анда яхшы комплектланган Үзәк район хастаханәсе һәм өйрәтелгән кадрлар бар.
«Безнең проектны Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хупладылар. Киләчәктә мондый кабинетларны без Татарстанның һәр районында ачарга телибез. Бүген 6 мең татарстанлы паллиатив-хоспис ярдәменә мохтаҗ, һәм аларның күбесе авыл җирендә яши», — дип аңлатты Владимир Вавилов.