Владимир Путин балаларга карата аерым мөнәсәбәтне Конституциядә беркетүне хуплады
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия Конституциясенә балаларга карата сакчыл мөнәсәбәт турында нигезләмә кертү фикерен хуплады. Бу турыда ул Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем утырышында әйтте.
Дәүләт Думасы депутаты Ольга Баталинаның «балалар — Россиянең мөһим казанышы» дигән тезис кертергә дигән тәкъдименә җавап итеп, Президент илдә демография проблемасы булуын искәртте.
«Без белә торган демография проблемалары турында ситуацияне истә тотып, минемчә, бу бик нигезле. Россия халыклары традицияләрендә балаларга карата сакчыл караш һәрвакыт булуы да билгеле», — диде ул.
Владимир Путин әлеге нигезләмә илне берләштерә торган әхлакый башлангыч булачак дип өстәде.
Утырышта төбәкләрдәге закон чыгару һәм башкарма хакимият, фән, сәнгать вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты, диелә Кремльнең матбугат хезмәте хәбәрендә.