Конституциягә төзәтмәләр кертү турында тавыш бирү 22 апрельдә була
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында бөтен Россия күләмендә тавыш бирү 22 апрельдә була. Бу турыда Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты башлыгы Павел Крашенинниковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча эшче төркем белән очрашкан. Очрашу вакытында эшче төркем җитәкчеләренең берсе Андрей Клишас шундый тәкъдим керткән.
Аның сүзләренчә, 19 апрельдә православларның посты бетә, 24 апрельдә мөселманнарның изге Рамазан ае башлана. Шуңа күрә 22 апрель оптималь дата булып чыга.
«Әйе, Владимир Владимирович моның белән килеште», — дигән Крашенинников киңәшмәдән соң журналистлар белән очрашуда.