«Азан» радиосында татар телендә «40 хәдис» дигән яңа тапшыру чыга башлады
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). «Азан» радиосы эфирында татар телендә «40 хәдис» дигән яңа программалар чыга башланды. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.
Чыгарылышта хәдисләрне өйрәнүче күренекле имам Ән-Нәвәви җыентыгына кертелгән сайланма хәдисләргә аңлатмалар китерелә. Лектор — «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме һәм директор урынбасары, «Зәңгәр» мәчете имам-хатыйбы Зөлфәт хәзрәт Габдуллин. Программада барысы 47 чыгарылыш була.
«Азан» радиосында «40 хәдис» тапшыруы көн саен 11:00 сәгатьтә чыга, аны 20:00 сәгатьтә кабатлыйлар.
«Дингә кагылышлы 40 хәдисне минем өммәтем өчен саклаган кеше Кыямәт көнне галимнәр һәм факихлар арасында яңадан тереләчәк», дигән Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләм.